«Чишмә башы» газетасының яңа елда яңа саны дөнья күрде. Газетада гыйнвар ае сынамышлары... — 11 февраля 2026 г. в 07:14:50.255
«Чишмә башы» газетасының яңа елда яңа саны дөнья күрде. Газетада гыйнвар ае сынамышлары, кыш турында кызыклы фактлар белән таныша аласыз. 2 нче биттә кошлар тормышыннан хәбәрдар булып, аларга ярдәм итү өчен бергәләп җимлек ясарга осталык дәресеннән файдаланырга мөмкин. 3 нче бит әти-әниләргә кыш турында кызыклы мәгълүматлар һәм әлбәттә кышкы уеннардан сөенгән балаларның фотодагы шат йөзләрен күреп елмаймаска мөмкин түгел!

