Урам ташларыннан эзләмәгез — 26 апреля 2026 г. в 04:22:56.430
Урам ташларыннан эзләмәгез Тукай баскан утлы эзлэрне, Йөрәкләрдән аны эзләгез сез- Йөрәкләрдә Тукай эзләре. Йөрәкләрдә Тукай сүзләре. Балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан шигырьләр бәйгесе үтте. Чара "Туган тел" җыры белән башланып китте. Балалар «Бала белән күбәләк», «Бишек жыры », «Кызыклы шәкерт» һәм башка танылган шигырьләрне сәнгатьле итеп укулары белән сөендерделәр.

