Туган телне бәйләп йөрәкләргә, — 26 апреля 2026 г. в 04:44:36.449
Туган телне бәйләп йөрәкләргә, Апрель саен Тукай эндәшә. Язгы кояш булып күңелләргә Шигъриятнең нуры өстәлә. Туган телем- әнкәм бишек җыры, Яңгырый ул- милләт гимны булып. Кырлай урманнары, Шүрәлесе Күз алдына килә чынбарлык булып. Тукай шигырьләре- серле дөнья, Һәр сүзендә тирән моң, акыл, зирәклек. Кәҗә белән Сарык, ялкау Песи, явыз Бүре Ахырында өстен чыга, җиңә гаделлек. Яшел үлән яфрак ярган чакта, Туган көнен билгеләп үтәбез. Шагыйрь җыры- чишмә челтерәве, Йөрәкләрдә мәңге сакларбыз. Гөрләп торсын бәйрәм, Тукай теле Яңгырасын зәңгәр күкләрдә. Туган телне бәйләп йөрәкләргә Тукай яши безнең көннәрдә. #ВатанымТатарстан

