МБО ДО "Алькеевская детская музыкальная школа" АМР РТ
Образование · 14 мая 2026 г.
Искәндәр Шәйхетдинов Карга төп мәктәбенең 5 нче сыйныфында белем ала. Гел “5” ле билге... — 14 мая 2026 г. в 16:50:26.178
Искәндәр Шәйхетдинов Карга төп мәктәбенең 5 нче сыйныфында белем ала. Гел “5” ле билгеләренә генә укучы бу егет бар яктан да килгән: олимпиадаларда җиңүләр яулый, өлкәннәргә булыша, кечкенәләрне үз итә, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә дә һәрвакыт актив. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләүдә дә күпләрне уздыра. Ә менә баянда уйнавы... Монысын инде бөтен кеше булдыра алмый. Район музыка мәктәбендә дүртенче ел “Баян” классында укый икән Искәндәр. Җитәкчесе Рәзинә Гомәрованы бик ярата, хөрмәт итә ул, шуңа да дәресләргә теләп йөри. Әнисе Гөлнара Рөстәм кызы әйтүенчә, баянда уйнарга өйрәнәсе килү дә – малайның үз теләге. Шулай булмый ни: гармунчылар нәселеннән бит ул! Искәндәрнең дәү әтисе Госман Сәхап улы Шәйхетдинов та танылган оста гармунчы булган: Сабантуйлар, “Уйнагыз, гармуннар”, “Балкыш” кебек конкурсларда бик актив катнашкан. Кызганыч, оныгының уйнавын гына күрә алмаган. Ә Искәндәр дәү әтисенең тальян гармунын тик тотмый, аңарда да үзлектән көйләр чыгара икән. – Әтисе Фәргать тә гармунда уйный, олы абыебыз Гомәр – баянчы. Хәзер инде оныгыбыз Сөләйман да, улыбызга ияреп, гармун тартып утыра, – дип елмая Гөлнара ханым. Гармунчылар нәселе дәвамлы булсын. Авылларда гармун, тальян моңы, татар җырлары тынмасын! Шундый яшьләребез үскәндә, милли көйләребез югалмас дип ышанабыз.

