Татарча җомга❤️
Татарча җомга❤️ Бүген Адымнарда җомга көнебез гадәттәгечә «Милли моңнар» радиосы белән бик матур башланып китте🎙📻✨ Көн дәвамында гимназия укучылары өчен татар телчеләре тарафыннан Татар линейкалары оештырылды📚 Укучылар яңа сүзләр белән таныштылар📖, сорауларга актив җавап бирделәр🙋♂️🙋♀️, фикер алыштылар💬, матур биюләрен дә биеделәр💃🕺 Мондый чараларны балалар көтеп алалар😍👏 Телебезне өйрәнү, аны ярату безнең кулларда🤲❤️ Иң мөһиме — теләк һәм гамәлләр булсын!💪🌟