Һәр елны шәһәребезнең 16 нчы мәктәбендә укытучы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов иҗатына багы...
Һәр елны шәһәребезнең 16 нчы мәктәбендә укытучы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары үткәрелә. Бу чарада Әйшә гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Бачков Дмитрий (укытучы Бачкова Э.В.) катнашты. Конференциядә катнашучы укучылар төрле номинацияләрдә көч сынашты. Чыгышларга мәртәбәле жюрилар бәя бирде. Дима Р.Сәйфетдиновның “Татарстан” дигән шигырен сөйләп, III урынга лаек булды. Аны чын күңелебездән шушы җиңүе белән котлыйбыз. Алдагы чараларда да уңышлар теләп калабыз.