Бүген район хакимиятендә Актаныш районы юл куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән ут... — 26 мая 2026 г. в 17:54:24.633
Бүген район хакимиятендә Актаныш районы юл куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшенә комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев җитәкчелек итте. Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Ренат Шәмсиев 2026 елның узган чорында район территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерде. Балалар, ата-аналар арасында профилактика эше даими алып барылуга, мопед, мотоцикл, квадроцикл һәм башка транспорт чараларының балаларга зур куркыныч тудыруы турында аңлатуларга карамастан, яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәрләр көн саен диярлек килеп ирешә. Кичә 11 яшьлек баланың электросамокат белән юл фаҗигасенә эләгүе бу проблеманың никадәр җитди булуын тагын бер кат раслады. Әлеге хәл куркынычның безнең янәшәдә генә булуын күрсәтә. Шушы уңайдан Илфак Шамил улы мәктәп директорларына профилактика эшен тагын да көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Комиссия әгъзалары, кисәтү чарасы буларак, мондый очракларда яшүсмерләрнең йөзләрен массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтү тәкъдимен дә күтәрделәр. Максат – балаларны фаҗигаләрдән саклап калу. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/iul-kurkynycsyzlygy-ocen-berga/iul-kurkynycsyzlygy-komissiiasenda-halakatlar-sany-artuga-taba

