МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ"
Образование · 25 декабря 2025 г.
Кыш ае кошларга салкыннары белән түгел, ачлыгы белән дә аеруча куркыныч. Бигрәк тә кышн... — 25 декабря 2025 г. в 10:32:15.101
Кыш ае кошларга салкыннары белән түгел, ачлыгы белән дә аеруча куркыныч. Бигрәк тә кышның икенче яртысында урманнарда, агачларда кипкән җимешләр беткәч, хәлләр тагын да мөшкелләнә. Салкыннарда кышка калган кошларның бик күбе нәкъ менә ачтан үлә. «Кышын кошларны ашатыйк» акциясе әлеге вәзгыятьне күз уңында тотып, «нәни дуслар»га ярдәм максатыннан оештырыла. Шушы акциягә Аксу урта мәктәбенең "Яшел утрау"түгәрәге яшь урманчылары бик теләп катнашты

