МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ"
Образование · 12 февраля 2026 г.
Быел кар мул яуды. Аксу урта мәктәбен, авыл читендә урнашканлыктанмы, аеруча үз итте. К... — 12 февраля 2026 г. в 07:10:42.142
Быел кар мул яуды. Аксу урта мәктәбен, авыл читендә урнашканлыктанмы, аеруча үз итте. Көн саен иртән, әле балалар килгәнче, юлларны ачып чыгу хезмәткәрләрдән шактый көч сорый. Әмма читтән ярдәм көтеп торырга юк. Мәктәп юлларын трактор белән ачтырып торучыларга да зур рәхмәтле мәктәп коллективы, укучылар һәм нәниләр. 10нчы февраль көнне хезмәткәр, укытучы ир-атларыбыз мәктәп түбәсендәге карны чистарту өчен түбәгә күтәрелделәр. Тырышлык, физик көч өстенә саклык та сорый торган әлеге эшне уңышлы башкарып чыктылар. Рәхмәт аларга!

