МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ"
Образование · 28 января 2026 г.
Ленинград блокадасы ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе булып... — 28 января 2026 г. в 08:39:37.761
Ленинград блокадасы ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе булып санала. Төп- төгәл 872көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январена кадәр) дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый. Әлеге дата уңаеннан, Аксу урта мәктәбендә тантаналы искә алу чарасы уздырылды. Тарих укытучысы Хәйруллин Т.Д. илебез азатлыгы өчен сугышта Ленинград камалышын өзүнең тарихи әһәмияте турында сөйләде. Хәйбуллина Г.Ә. Ленинград блокадасы вакыйгалары турында чыгыш ясады. Халкыбызның бердәмлеге, көчлелеге, чыдамлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә ирешелгән әлеге көн илебез хәтерендә мәңгегә хәтердә калачак! #ЛенинградБлокадасы #Аксу #БлокадныйЛенинград

