Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 28 сентябрь көнне, Дәүләт гимннарын җырлаудан башла...
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 28 сентябрь көнне, Дәүләт гимннарын җырлаудан башланып китте . Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илназ Наил улы Хөҗҗәтов узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды. Фән олимпиадаларының мәктәп этабы дәвам итә. Линейкада уку алдынгылары, конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләр хөрмәтләнде. Актаныш районында Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында узган «Милләтләр кроссы 2026» да катнашып, лаеклы урыннар яулаган укучылар бүләкләнде. Узган атнада дежур торган 9Т сыйныф укучылары атна дәвамында күзәтелгән тәртип торышын бәян иттеләр. Әлеге атнада мәктәптә эчке тәртипне 9А сыйныф укучылары саклый. Яңа атна вакыйгаларга бай булачак