Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбе сәламәт яшәү рәвеше һәм махсус хәрби операциядә ка...
Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбе сәламәт яшәү рәвеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Ибәтуллин истәлегенә багышланган патриотик чара уздырды. Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда узган җиңел атлетика беренчелеге җәйге спорт сезонын ябу тантанасы булды. Елдан -ел спорт чарасының дәрәҗәсе арта. Ярышларда 5 -11 нче сыйныф укучылары төрле дистанцияләрдә көчләрен сынады. Һәр сыйныф җанатарлары плакатлар ясап, катнашучылар өчен тавыш бирде. Нәтиҗәләр дүшәмбе линейкада билгеле булачак.