Куркынычсыз юл — һәркем өчен мөһим
Куркынычсыз юл — һәркем өчен мөһим 4 августтан 6 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар, балалар!» акциясе үткәрелде. Әлеге чорда Актаныш районының балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган төрле чаралар, очрашулар һәм аңлату эшләре оештырылды. Бүген Актанышның беренче урта мәктәбендә 1нче сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз юл — өйгә» акциясе кысаларында чара узды. Укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре, юл аша чыгу тәртибе, җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы турында сөйләштеләр. Чарада ЮИД отрядлары да актив катнашты. Актаныш районы профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова балаларга юлда аеруча игътибарлы һәм сак булу кирәклеген искәртте. Шулай ук ГБУ «БДД» тарафыннан әзерләнгән яктылык кайтаргыч элементлар һәм «Тетрадь юного участника дорожного движения» дәфтәрләре тапшырылды. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/iul-kurkynycsyzlygy-ocen-berga/kurkynycsyz-iul-harkem-ocen-mohim