Әҗәкүл авылында урнашкан обелиск янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг бул... — 7 мая 2026 г. в 16:57:41.962
Әҗәкүл авылында урнашкан обелиск янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг булды. Һәр елдагыча Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укучылары митингта чыгыш ясадылар. Укучыларның матур котлауларын авыл халкы бик яратып кабул итте. Соңыннан солдат боткасыннан авыз иттеләр. Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын! Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын!