🌷 1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан Актанышның 1нче урта мәктәбендә ветеран укытучыла... — 4 октября 2026 г. в 11:04:50.245
🌷 1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан Актанышның 1нче урта мәктәбендә ветеран укытучылар өчен матур очрашу узды. Хөрмәтле ветеран укытучылар! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сез гомерегезнең иң матур елларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. Мәктәптә бер-берегезгә иңне-иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намус белән хезмәт иттегез, уку йортының район һәм республика күләмендәге уңышларына зур өлеш керттегез. Сезнең тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез һәм хезмәт юлыгыз бүгенге яшь буын өчен дә үрнәк булып тора. Куйган хезмәтегез, кылган изгелекләрегез өчен ихлас рәхмәт сезгә! Очрашу укучылар әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Актлар залын җылылык һәм рәхмәт хисләре тутырды. Соңыннан кунаклар чәй табыны артында аралашып, истәлекләр белән уртаклашты.