7 октябрь көнне Чөгәнә авылы клубында , махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче як...
7 октябрь көнне Чөгәнә авылы клубында , махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан, Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасының “Без бергә” хәйрия ярминкәсе узды.Ярминкәдә барлык мәктәп коллективы,әти-әниләр, укучылар , бакчабыз нәниләре актив катнашты.Һәм ярминкәдән кергән 12000 сум акчаны батыр егетләребез өчен тапшырдык.Безнең кечкенә генә өлешебез дә егетләребезгә зур терәк булсын иде. Ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт! Бердәм булганда гына без көчле. Тизрәк сугышлар бетеп,барлык егетләребезнең дә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.