Бүген, 12 октябрь көнне, мәктәбебезнең беренче сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре" нә...
Бүген, 12 октябрь көнне, мәктәбебезнең беренче сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре" нә һәм Рим Мостафин исемендәге балалар оешмасы үзидарә рәисе һәм үзидарә активын вазыйфага кабул итү тантанасы үтте. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимны белән тантаналы рәвештә ачылды. Укучыларыбызның кулларына таныклык, "Россия бөркетчекләре"нә махсус значоклар тапшырылды. Мәктәбебез директоры Альберт Мирхәт улы Мансуров, килгән кунагыбыз Актаныш районы башлыгы урынбасары Фәрит Сәетгали улы Заһретдинов укучыларыбызны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.