Бүген мәктәбебезнең 5- 6 нчы сыйныф укучыларының гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. ...
Бүген мәктәбебезнең 5- 6 нчы сыйныф укучыларының гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышны мәктәп директоры Мансуров А. М. алып барды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара. Җыелышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш бүлегенең Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсеннән өлкән инспектор Илиза Камил кызы Хәсәнова чыгыш ясады. Ул берничә кискен теманы яктыртты: буллингны ничек танырга һәм балага ярдәм итәргә, ата-аналарга үзләрен ничек тотарга, хокукый җаваплылык, шулай ук интернет-мошенникларның схемалары буенча җентекләп сөйләде һәм балаларның интернет челтәрендә аралашулары буенча киңәшләрен бирде. Грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәү буенча Актаныш үзәк хастаханәсе участок педиатры Губайдуллина Р. Н. чыгыш ясады. Чыгышның төп максаты ата-аналарны мәктәп яшендәге балалар белән гаиләләрдә вирус авыруларын профилактикалау чаралары белән таныштыру, үз балаларының сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тою һәм вакцинацияләүгә уңай караш тәрбияләү торды. Ахырда ул ата-аналарга балаларын җитди куркыныч астына куймаска, үзләренә һәм гаиләсенә даими рәвештә вакцинация үткәрергә чакырды. Шулай ук, мәктәбебез психологы Хабибуллина З. Б. "Яшьләр субкультуралары" белән таныштырды. "Әлеге практикаларның югары дәрәҗәдә җәрәхәтләнү һәм үлем очрагы белән бәйле булуын аңларга кирәк. Моннан тыш, мондый мавыгулар еш кына яшүсмерләрне деструктив идеологияләргә, экстремистик мохиткә һәм хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүгә этәргеч бирүче фактор булып тора», – дип билгеләп үтте Зөһрә Хабибуллина. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү.