23 октябрь көнне мәктәбебездә Әтиләр көненә багышланган
23 октябрь көнне мәктәбебездә Әтиләр көненә багышланган «Әтием- горурлыгым!» дип исемләнгән чара 1- 6 нчы сыйныф әтиләре белән балаларны бергә җыеп, матур мизгелләр бүләк итте. Бәйрәмдә катнашучы әтиләр спорт киемнәреннән килде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга һәм балалар белән әтиләрнең бергә вакыт үткәрүенә юнәлдерелде. Катнашучыларны уеннар һәм спорт ярышлары көтте. Биредә һәркем үзенең җитезлеген, өлгерлеген һәм бердәмлеген сынап карый алды. Әтиләр 3 командага бүленеп, эстафета, аркан тарту, волейбол уеннарында көч сынаштылар. Әниләр, балалар һәм сыйныф җитәкчеләре иң көчле җанатарлар булды. Кичә ашханәдә чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм күтәренке рухта һәм бик күңелле узды. Мондый мизгелләр гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат искәртә. Һәр гаиләдә иминлек, балаларның шат авазлары яңгырасын, күкләребез һәрчак аяз, илебез тыныч булсын. Әтиләр балаларының ышанычлы терәге һәм яклаучысы булып, һәрвакыт яннарында булсын! Чарадан фотоларны түбәндәге ссылка аша кереп карый аласыз. vk.ru/album-216917755_3123...