🇷🇺12 июнь - Россия көне — 12 июня 2026 г. в 11:07:05.866
🇷🇺12 июнь - Россия көне ❓Бәйрәм ничек барлыкка килгән? 1990 елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә, ләкин әлеге дата 1992 елда гына рәсми бәйрәм булып санала башлый. Башта аны «Россия бәйсезлеге көне» дип атаганнар, ләкин соңрак ул атама "Россия көне"нә үзгәртелгән. ❓Ни өчен нәкъ менә «Россия көне»? Хәзерге атама яңа Хезмәт кодексы үз көченә кергәннән соң, 2002 елда гына раслана. Ул бәйрәмнең асылын — халыкның бердәмлеген һәм ил өчен горурлыкны яхшырак чагылдыра. ❓Иң "яшь" дәүләт бәйрәме Россия көне - рәсми бәйрәмнәр исемлегендә иң яңаларның берсе. ❓Россия көне һәм шәһәр көне. Бу бәйрәм күп кенә торак пунктлардагы Шәһәр көне белән тәңгәл килә, мәсәлән: Уфа (1574 елда нигезләнгән) Ижау (1760 елда нигезләнгән) Кемерово (шәһәр буларак рәсми статус 1918 елдан)

