Пушкин Казанда — 6 июня 2026 г. в 08:41:34.861
Пушкин Казанда ❗️Дворяннар җыены кунакханәсе А.С.Пушкинның Казанда кайда тукталуы турында тарихчыларның берничә фаразы бар. Кайберәүләр аны Казанның иң яхшы урыны - дворяннар җыены кунакханәсендә тукталган дип уйлыйлар. Ул Петропавловск тыкрыгында − хәзерге Рәхмәтуллин урамында урнашкан. Нәкъ менә биредә Пушкин очраклы рәвештә шагыйрь Евгений Боратынский белән очрашкан дигән фикер бар. ❗️Грузинская урамы Истәлекләр буенча, 6 сентябрь иртәсендә Грузинская урамыннан (хәзер К.Маркс ур.) ул Сукно бистәсенә юнәлә, анда бик күп язмалар әзерли, шәһәр картларыннан сораша. Сукно бистәсендәге Сукно фабрикасының иске бер катлы таш бинасын карый. ❗️Фукс йорты Карл Фукс Казан университетында укыткан һәм туган якны өйрәнү белән мавыккан. Пушкин Фуксның Владимирская (хәзер Мәскәү) урамындагы йортында кунак була. Бу - шагыйрь булган, хәзергә кадәр сакланып калган бердәнбер бина. ❗️Пушкин урамы Пушкин урамы – Казандагы иң борынгы урамнарның берсе. Ул Казансу елгасының биек ярында Федоровский монастыреннан башлана. 1899 елда, шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан, әлеге урамга аның исеме бирелә. ❗️Шагыйрь һәйкәле 1956 елда Пушкин урамы 2 йортта урнашкан опера һәм балет театры янында Пушкинга һәйкәл а ачыла. Ел саен 6 июньдә казанлылар биредә җыелып А.С. Пушкинны искә ала, аның әсәрләрен укый. Казанда шулай ук А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге дә бар. Татарстанда Пушкин исемендәге ике лицей - Яр Чаллыда 78 нче һәм Яшел Үзәндә 9 нчы лицей эшли. Ике уку йорты да республиканың иң яхшы мәктәпләреннән санала. #НавигаторыДетства #Росдетцентр #ДвижениеПервых #Минпросвещения #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #ДеньРусскогоЯзыка2026 #ДеньРожденияПушкина #СилаЯзыка Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения РФ

