Бүген Бөтендөнья балалар футболы көне⚽⚽⚽ — 19 июня 2026 г. в 11:50:06.311
Бүген Бөтендөнья балалар футболы көне⚽⚽⚽ Футбол белән бәйле кызыклы фактлар 🤔 ⚽XX гасырның иң яхшы спортчысы булып табылган Пеле кушаматлы легендар Бразилия футболчысы Эдсон Арантисду Насименту футбол серләренә әтисеннән төшенә. Озак вакыт аның тренировкалары күрше малайлары белән үзләре ясаган тупны тибеп йөрүдән гыйбарәт була. Пеле ‒ өч тапкыр дөнья чемпионы булган бердәнбер футболчы. ⚽Дөньядагы иң озын футбол матчы 36 сәгать дәвам иткән. 2009 елның 11-12 апрелендә оештырылган бу уен Бөекбританиядә “Лидс Бенджерс” һәм "Бристоль" футбол академияләре командалары арасында узган. Уен 285:255 исәбе белән тәмамланган. Лидсның һөҗүмчесе Адам Макфи 75 гол керткән. Командаларда 18шәр уенчы булган. ⚽Дөньядагы иң зур футбол стадионы Төньяк Кореяның башкаласы Пхеньян шәһәрендә урнашкан. “Беренче май” исемен йөрткән аренада берьюлы 150 мең кеше уенны тамаша кыла ала. ⚽Рәсми төстә футбол дөньяның алты илендә тыелган. Алар арасында Гренландия дә бар. Биредә футбол уйнарга чирәм юк икән.

