1 сентябрь – Белем көне. Бу көнне без беренче кыңгырау, туган мәктәбебез, тугрылыклы сы... — 1 сентября 2026 г. в 11:46:01.452
1 сентябрь – Белем көне. Бу көнне без беренче кыңгырау, туган мәктәбебез, тугрылыклы сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә төшерәбез. Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. Сегодня День знаний! Всех преподавателей, учащихся и родителей поздравляем с первым днём нового учебного года! Пусть этот год будет наполнен удивительными открытиями, занимательными уроками и яркими моментами. Учиться — это прекрасно, и я желаем вам много вдохновения, радости и успехов во всем, что вы делаете!

