МБОУ "Апастовская СОШ" Апастовского муниципального района РТ
Лайфстайл · 2 сентября 2026 г.
Апас урта мәктәбе өр-яңа булып каршы алды. — 2 сентября 2026 г. в 03:16:05.350
Апас урта мәктәбе өр-яңа булып каршы алды. Бүген, 1 сентябрьдә — Белем көнендә, республикабызның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар узды. Апас урта мәктәбендә дә бу бәйрәм аеруча җылы һәм истә калырлык итеп оештырылды. Иртәнге саф һавада тезелгән укучыларның шат йөзләре, беренче сыйныфларның кулларындагы алсу-зәңгәр чәчәк бәйләмнәре, әти-әниләрнең дулкынланулы карашы — барысы да яңа уку елына матур старт турында сөйли. Тантанада котлау сүзләрен мәктәп директоры Гүзәлия Сәгыйтовна, Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Габделхакович, «Ак Барс банк» идарәсе рәисе урынбасары Ильфан Әкзамович, Дәүләт советы депутаты Айдар Энгелевич, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Булатовна җиткерде. Алар балаларга ныклы сәламәтлек, укуларында зур уңышлар теләделәр. Беренчеләргә «Укучы» исемен лаеклы йөртүне, өлкән классларга имтиханнарны уңышлы тапшыруны, ә укытучыларга сабырлык юлладылар. Быел Апас урта мәктәбе зур төзекләндерүдән соң танымаслык булып үзгәрде: ул хәзер заманча, якты һәм бик уңайлы. Бу көннең күркәм мизгеле — мәктәп ишегалдында үткәрелгән «Беренче кыңгырау» чыңы булды. Нәни куллардагы кыңгырау авазы быелгы уку елының мавыктыргыч дәресләргә, кызыклы очрашуларга бай булачагын искәртте. Көзнең тәүге бәйрәме – 1 сентябрь сезнең барыгызга да муллык һәм иминлек алып килсен. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә бай булсын. Ил-көннәребез тыныч булсын! Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #РДЦ #Росдетцентр #Минпросвещения #РДЦинтерактив

