МБОУ "Апазовская СОШ" Арского муниципального района РТ
Лайфстайл · 16 октября 2026 г.
💥 Менә 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби җыеннар да тәмамланды.
💥 Менә 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби җыеннар да тәмамланды. 🇷🇺 ОБЗР курсы кысаларында үткәрелә торган хәрби җыеннар яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләүгә юнәлдерелгән. Саклык министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, бу җыеннарның максаты — мәктәп укучыларында кирәкле әхлакый, психологик һәм физик сыйфатлар формалаштыру, патриотизм тәрбияләү, шулай ук илне саклау өлкәсендәге законнар белән таныштыру. ✅ Биш көн эчендә егетләр 🔹 хәрби иминлек нигезләрен өйрәнде, 🔹 корал белән эш итәргә өйрәнде, 🔹 радиацион, химик һәм биологик саклану күнекмәләрен үзләштерде, 🔹 практик күнекмәләр алды. 🎯 Программа тактик, физик, хәрби-медицина, саф һәм ут белән әзерлекне, шулай ук гомуми хәрби Уставларны һәм массакүләми саклану коралларыннан саклану кагыйдәләрен өйрәнүне үз эченә алды. ⚡ Хәрби җыеннарда катнашу егетләргә Ватан сакчысы булуның нәрсә аңлатканын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Чөнки бу көч, җитезлек, батырлыкны чын күңелдән патриотизм һәм Туган илгә мәхәббәт хисләре белән бәйләүне таләп итә.