Бөек Җиңү көне ераклашса да, аның кайтавазы онытылмый. 8 нче май көнне Җиңүнең 81 еллыг... — 8 мая 2026 г. в 11:44:24.717
Бөек Җиңү көне ераклашса да, аның кайтавазы онытылмый. 8 нче май көнне Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Чарада илебезнең тынычлыгы өчен үз көчләрен һәм гомерләрен аямаган ветераннарыбызны, СВО да катнашып һәм бүгенге көндә безнең арада булмаган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Алар хөрмәтенә һәйкәлгә венок, чәчәкләр салынды. Бәйрәм патриотик җырлар, биюләр, шигырьләр белән алып барылды. #Росдетцентр #НавигаторыДетства #Минпросвещения #ДвижениеПервых #ПервыеБалтаси #МБОУАРБОРСКАЯООШ #оВеликойПобедеНД

