30 апрель-Россиянең аз санлы халыклары көне. — 30 апреля 2026 г. в 12:21:45.906
30 апрель-Россиянең аз санлы халыклары көне. 2026 елда Россиядә беренче тапкыр яңа истәлекле дата — аз санлы җирле халыклар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм РФ Президенты Указы белән 2025 елның 4 ноябрендә гамәлгә куелган һәм ел саен 30 апрельдә билгеләп үтеләчәк. Дата очраклы гына сайланмаган: 1999 елда нәкъ менә шушы көнне «аз санлы халыкларның хокуклары гарантияләре турында» Федераль закон кабул ителгән, ул аларның традицион яшәешен, телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен нигез булган.

