7 апрель-Халыкара сәламәтлек көне уңаеннан Арбор авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучыла... — 8 апреля 2026 г. в 08:12:48.178
7 апрель-Халыкара сәламәтлек көне уңаеннан Арбор авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары өчен " Яшәү бәхете сәламәт булуда" дип исемләнгән чара булып узды. Чара барышында укучылар белән сәламәтлекне ничек сакларга яхшы һәм начар гадәтләр турында әңгәмә узды. Укучылар әдипләрнең сәламәтлек темасына багышланган шигырьләрен кычкырып укыдылар, төрле биремнәрне бергәләп чиштеләр.

