«ЭкоЯз» конкурсы кысаларында без узебезнең ”Табигать язмышы безнең кулларда" дигән рубр... — 25 апреля 2026 г. в 09:19:38.316
«ЭкоЯз» конкурсы кысаларында без узебезнең ”Табигать язмышы безнең кулларда" дигән рубрика атналыгында башкарган эшләребез белән бүлешеп үтәсебез килә. Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан 1-5 класс укучылары (19 кеше) үзләренең рәсемнәре һәм кул эшләре белән таныштырдылар. Бу иҗат эшләрендә балалар шагыйрьнең әсәрләренең персонажларын һәм табигатен җанландырдылар һәм бу матурлыкны үз иҗатларында тапшырырырга тырыштылар. Шулай бу атналыкта 6-9 класс укучылары, укытучылары белән бергә (14 кеше), җиләк-җимеш һәм декоратив агачлар утыртуда катнашып, мәктәп һәм авыл территориясен төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Тиздән безнең авыл һәм 10 туя агачы белән бизәлгән мәктәп ишегалды үзгәрәчәк, ә алмагачлар һәм грушалар безгә үз җимешләрен бүләк итәчәк. Безнең башлангычыбыз — авылга, табигатькә карата булган хөрмәтебезнең ачык мисалы. Киләчәктә дә шушы матур эшләрне дәвам итеп, авылыбызны тагын да ямьлерәк итик! #ЭКОВЕСНА #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ #АрхангельскаяООШ #Новошешминскийрайон

