🌟 Яшь якташыбыз — Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе! — 31 июля 2026 г. в 10:53:01.069
🌟 Яшь якташыбыз — Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе! Арчадан 2 нче сыйныф укучысы Александр Лесенко «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының «Илем халыклары әкиятләре» махсус балалар номинациясендә җиңүчеләр исемлегенә керде! 👏 Александрның «Шүрәле турында әкият» исемле эше «Текст эшләре» юнәлешендә иң яхшы хезмәтләрнең берсе дип танылды. Яшь автор әкиятендә татар фольклорының танылган герое Шүрәле образы аша табигатьне саклау, мәдәни мирасны кадерләү һәм төрле халыкларның традицияләренә хөрмәт темаларын күтәрә. 📚 Әсәрдә рус һәм татар телләрен популярлаштыруга, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына игътибар бирелә. Быел «Илем халыклары әкиятләре» номинациясендә 3 яшьтән 13 яшькә кадәрге 1 272 бала катнашкан. Россиянең 43 төбәгеннән 100 яшь автор җиңүче дип танылган. 👏 Александрны бу матур уңышы белән котлыйбыз! Яшь иҗатчыга яңа әсәрләр, зур җиңүләр һәм иҗади уңышлар телибез! #Шүрәле #ГабдуллаТукай #МинемИлемМинемРоссия #МәдәниМирас #БалаларИҗаты

