Бүген районыбызда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләрене... — 24 июня 2026 г. в 15:15:58.745
Бүген районыбызда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы уза. Арча республиканың төрле районнарыннан килгән укытучыларны һәм мөхтәрәм кунакларны – Татарстан Республикасы мәгариф һәи фән хезмәткәрләренең милли мәгариф буенча секция утырышында Илсур Һадиуллин, Алмаз Хисаметдинов, Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Данил Мәхмүт улын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улын, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызын каршы алды. Безнен мәктәп "Без – Тукай туганнары", "Бердәмлектә – көч: күпмилләтле республикада халыклар дуслыгы традицияләре" экспозицияләре белән танышуда катнашты.

