Без — «Арча читекләре» фестивалендә! 👢✨ — 21 августа 2026 г. в 16:42:07.367
Без — «Арча читекләре» фестивалендә! 👢✨ Бүген безнең районда зур бәйрәм — «Арча читекләре» Республикакүләм этно-фестивале уза. Бу көн безнең өчен бик мөһим, чөнки читек — ул Арчабызның йөзе, милли асылыбызның ачык чагылышы. Татар халкының милли аяк киеменә багышланган мондый олы чараның нәкъ менә бездә узуы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Районыбызда милли аяк киемнәре чигүнең гасырдан артык тарихы яши, һәм без аның өзелмичә дәвам итүен телибез. Әлеге фестивальдә безнең мәктәпнең «ТатАрская кожаная мозаика» проекты да актив катнашты. Бу проектта укучыларыбыз милли күн мозаика сәнгатенең серләренә төшенә, борынгы осталыкны яңадан торгызырга өйрәнә. Фестиваль кысаларында проект катнашучыларыбыз өчен тагын бер могҗиза булды — алар Мира Рахмат лабораториясе белән очрашты. Бу очрашу бик кызыклы һәм файдалы килеп чыкты. Шулай ук без «Реактор» арт-резиденциясе вәкилләре белән дә аралаштык. Бу фестиваль безгә тагын бер кат аңлатты: халкыбызның гореф-гадәтләре, сәнгате, осталыгы — барыбызны да берләштерүче көч. Без бу традицияләрне саклап кына калмыйбыз, ә аларны яңа буынга тапшырырга, хәзерге заманда яңача яңартып күрсәтергә дә әзербез. Рәхмәт барлык оештыручыларга, кунакларга һәм, әлбәттә, безнең укучыларга! Алга таба да милли сәнгатебезне үстерәбез! 💪

