Бүген районда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең ... — 24 июня 2026 г. в 10:29:40.207
Бүген районда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы булды. Аның темасы: "Милли Мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр". Киңәшмә планында Арча 7 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән танышу да каралган иде. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм бер төркем укучылар кунакларны Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кече музей эшчәнлеге белән таныштырдылар. "Милләтләр дуслыгы-тынычлыкка илтә" дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр.

