Бүген лагерьда уеннар көне. Көнебез иртәнге зарядкадан башланды, "Ачык авыз", "Ак калач... — 16 июня 2026 г. в 11:25:18.894
Бүген лагерьда уеннар көне. Көнебез иртәнге зарядкадан башланды, "Ачык авыз", "Ак калач" музыкаль уеннарын уйнадык. Иртәнге аштан соң "Мульт викторина" интеллектуаль уены үткәрелде. Балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар, төрле ярышлар үткәрдек. Ибраһимов Равил абыйлары исеменнән балаларны тәмле туңдырма белән сыйладык. Балалар аңа зур рәхмәтләрен белдерделәр. Көннең икенче яртысында өстәл уеннары уйнадык. Уен көне балаларга бик ошады.

