12 июнь - Россия көне — 12 июня 2026 г. в 10:05:08.932
12 июнь - Россия көне Бөтен халык бәйрәм итә Рәсәйнең туган көнен, Күп милләтле илебез Тыныч ял итсен бүген! Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан лагерьда күп кенә чаралар уздырылды. Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек. “ Россиям-туган төбәгем ата-бабам нигезе " дигән темада әңгәмә уздырдык, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә " Туган илем – Россия» интеллектуаль һәм спорт уеннары уйнадык. Төшке аштан соң туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.

