Талантлар көне — 10 июня 2026 г. в 14:45:06.069
Талантлар көне Бүген лагерьда “Без талантлар эзлибез” музыкаль кичәсе уздырылды. Кичәгә балалар берничә көн алдан әзерләнделәр. Иртәдән музыка тавышы тынып тормады, балалар җырладылар-биеделәр, һәрберсе үзенең музыкаль осталыкларын күрсәтте. “Без артистлар” – отрядлар татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Татар халкының “Челтәр элдем читәнгә”, “Алия-Гөлия” җырлы -биюлле уеннарын өйрәнделәр. Көннең икенче яртысында балалар өстәл уеннары уйнадылар.

