Сюрпризлар көне — 21 июня 2026 г. в 12:05:28.057
Сюрпризлар көне Бүген лагерьның 21 нче көне. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Көнебез сюрпризларга бай булды. Бүген балалар өчен Сабантуй уздырылды. Балалар милли бәйрәмебез булган Сабантуй уеннарында бик теләп катнаштылар, бер генә бала да бүләксез калмады. Мәдәният хезмәткәрләре дә сюрприз оештырды. Алар балаларны татлы күчтәнәч белән сыйлады. Бүгенге көнебез дә файдалы һәм кызыклы үтте. Лагерь Россия һәм Татарстан флагларын төшерү белән төгәлләнде.

