20 нче көн – Чәчәкләр көне — 20 июня 2026 г. в 10:48:19.096
20 нче көн – Чәчәкләр көне Бүген лагерьда Чәчәкләр көне булып узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек. “Чәчәкләр – табигать бизәге” дигән темада әңгәмә үткәрдек. Болында үскән төрле үләннәр, чәчәкләр белән таныштык, табигатьне саклау турында сөйләшек. Спортзалда хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көннең икенче яртысын 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышлап “Беркем дә, берни дә онытылмый” девизы астында уздырдык. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык. “ Бөек Җиңү җиңел бирелмәде” дигән темага әңгәмә үткәрдек.

