3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шул уңайдан Акчишмә авылы китапх... — 3 сентября 2026 г. в 17:26:11.722
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шул уңайдан Акчишмә авылы китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә апа мәктәптә "Син халык күңелендә, Беслан!" дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Бесланда булган террористик актны хәтердә яңартты. Чара вакытында "Терроризм" сүзенә тулысынча аңлатма бирелде. Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәркем белергә тиешле кагыйдәләр җентекләп аңлатылды. Террористик актның төрләре турында сөйләшенде, Арча муниципаль районы буенча чираттан тыш хәлләр хакында хәбәр итү өчен телефон номерлары, саклык чаралары, истәлек кәгазъләре белән таныштырылды. 3 сентября — День солидарности в борьбе с терроризмом. В связи с этим библиотекарь деревни Акчишма Халида Мухаметдинова провела в школе воспитательный час под названием «Ты в памяти народа, Беслан!». Она напомнила о террористическом акте, произошедшем в Беслане. Во время мероприятия было дано полное объяснение слова «терроризм». Подробно разъяснили правила, которые должен знать каждый в рамках организованной совместной борьбы с терроризмом. Рассказали о видах террористических актов, познакомили с телефонными номерами для сообщения о чрезвычайных ситуациях в Арском муниципальном районе, а также с мерами предосторожности и памяткой.

