Җир йөзендә меңләгән хезмәт һөнәренә кем өйрәтә? — 2 сентября 2026 г. в 17:50:02.264
Җир йөзендә меңләгән хезмәт һөнәренә кем өйрәтә? Укытучы! Яшәү серләренә кем өйрәтә? Укытучы! Укытучы - мәдәният, белем, яктылык, акыл, матурлык таратучы. (Әминә Фазлуллина - Айдар) Бүген , 1 нче сентябрьдә мәктәбебездә икеләтә бәйрәм булды. Авылыбызның иң өлкән кешесе, бөтен хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, бик күпләрнең (өч буынга белем биргән)беренче укытучы, өлкән укытучы, остазыбыз - Гыйбадуллина Рема Хәким кызын олы юбилее, 90 яшь тулган көне уңаеннан котлап, ,,Юбилеегыз белән, апа!" дип исемләнгән зур бәйрәм тантанасы оештырдык.Бәйрәм тантанасында укучылар, әти -әниләр, мәктәп коллективы, Рема апаның бер коллективта эшләгән укытучы -хезмәттәшләре, туганнары, укучылары, күрше авылдан бер чорда эшләгән укытучылар катнашып, һәрберсе җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр.Бәйрәм котлауларга бик бай булды ,чөнки беренче укытучысын котларга күпьеллар инспектор һәм район мәгарифе җитәкчесе булып эшләгән аксакалыбыз - Гатауллин Фәрит Минһаҗетдин улы Яшел Үзән районы мәгариф бүлегенең профсоюзлар берлеге җитәкчесе - Наилә Нургаязовна белән кайттылар. Шулай ук , Акъегет авылы җирлеге башлыгы - Садыйков Әсхат Хәмзә улы да район җитәкчелеге котларын җиткерде. ТР Дәүләт Думасы аппараты тәрҗемәчесе - Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызының кайтуы барыбызны сөендерде, чөнки ул, беренче укытучысы- Гыйбадуллина Рема Хәким кызына Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы И.Г.Һидиятуллин тарафыннан, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасында керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен ,,Мактаулы остаз" мактау билгесен тапшырырга кайткан иде. Барыбыз да Рема Хәким кызын юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, тыныч картлык, күңел тынычлыгы белән туганнарының якынлыгын тоеп яшәвен телибез. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

