Перейти к содержимому
Максиметер

‎3 сентябрь — Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне.

‎3 сентябрь — Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне. ‎ ‎Бу иң кайгылы хәтер көннәрнең берсе, ул ел саен Бесландагы фаҗигале вакыйгаларны искә алу уңаеннан билгеләп үтелә. Дата 2005 елда «Россиянең хәрби дан һәм истәлекле даталары турында» федераль закон белән расланды. ‎ ‎Ул чакта, 2004 елның 1-3 сентябрендә, Беслан шәһәре мәктәбенә бәреп кергән террорчылар корган тозакта 1200 дән артык кеше тотык булып калды. ‎ ‎Тоткынлыктагы өч көндә булган штурм һәм атышлар нәтиҗәсендә 334 кеше гомере өзелде, аларның 186сы — гөнаһсыз балалар. Тагын 126 кеше бу коточкыч вакыйгалардан соң инвалид булып калды, шуларның 70е — балалар. ‎ ‎Бүген район үзәгендәге Геройлар аллеясында «Хәтер шәме» акциясе узды. Гөнаһсыз җаннарны югалту ачысын уртаклашып, мәрхүм балалар истәлегенә шәмнәр кабынды һәм ак күгәрченнәр очырылды. Чарада мәктәп укучылары, шулай ук төрле оешма вәкилләре катнашты. ‎

368 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

812 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.