Казанга сәяхәт: 6 «А» классы 🚌✨
Казанга сәяхәт: 6 «А» классы 🚌✨ 15 октябрь көнне безнең 6 «А» классы искиткеч сәяхәткә – Татарстан башкаласы Казанга юл тотты! Көн бик кызыклы һәм мәгълүматларга бай булды. Безнең маршрут ничек узды? 🦁 Зоология музее: Монда без хайваннар дөньясы белән якыннан таныштык. Төрле климат зоналарыннан килгән кошлар, хайваннар һәм хәтта бик зур аюларны күреп сокландык! Музейдагы экспонатлар бик кызыклы булды. 🍔 Музейдан соң бераз ачыгып та алдык! Түбәтәй кафесына юл тоттык. Ашаганнан соң, әлбәттә, көч тупладык! 🕹️ Mazа Park- сәяхәтнең иң күңелле өлеше иде. Монда без командаларга бүленеп, кызыклы уеннар уйнадык. Көлү, ярышу һәм бер-беребезгә ярдәм итү белән вакыт бик тиз узды. Бу көн безнең хәтердә озакка сакланыр! Без бик күп яңа тәэсирләр алдык, бергәләп рәхәтләнеп ял иттек һәм тату класс икәнлегебезне тагын бер кат расладык. Әта-әниләребезгә һәм укытучыларга зур рәхмәт! 🙏 Киләсе сәяхәтләрне түземсезлек белән көтәбез! 🧡 Советники образовательных организаций Республики Татарстан принимают активное участие в реализации проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта ««Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #БалтасинскаяГимназия #ДвижениеПервых #СоветникиБалтасинскогорайона #экскурсия #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ