МБОУ "Балтасинская СОШ" (Республика Татарстан,ОО)-MAX
Образование · 2 июля 2026 г.
Мәктәбебез янәдән — «Экояз-2026» конкурсы җиңүчесе! — 2 июля 2026 г. в 07:20:46.857
Мәктәбебез янәдән — «Экояз-2026» конкурсы җиңүчесе! «Экологик иминлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән «Эковесна 2026» республика конкурсында Балтач утра мәктәбе икенче ел рәттән республикада 1 урынны яулады!!! Әлеге җиңүгә өлеше кергән һәркемне ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Экологик иминлек — тормышыбызның иң мөһим өлешләренең берсе. Табигать байлыкларын саклауга, әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәттә булган барлык укучыларга, коллективка, әти-әниләргә бик зур рәхмәт 🙏🌺

