МБОУ "Балтасинская СОШ" (Республика Татарстан,ОО)-MAX
Образование · 29 июня 2026 г.
Бүген районыбызның чыгарылыш бәйрәме узды. Быел районыбыз мәктәпләрен 164 чыгарылыш сый...
Бүген районыбызның чыгарылыш бәйрәме узды. Быел районыбыз мәктәпләрен 164 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлады. "Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәп тормышы, бәйге-ярышлар, конференцияләр, бердәм дәүләт имтиханнары – барысы да артта калды. Әти-әнидән аерылып, мөстәкыйль тормышка тәүге адымнарны ясау, киләчәккә ачкыч алу мизгелләре сезнең күңелегездә иң якты, матур хәтирәләр генә калдырсын. Сез – районыбызның өметле киләчәге! Кадерләп үстергән әти-әниләрегезгә, мәктәп елларында, имтиханнарда зур таяныч булган укытучыларыгызга зур рәхмәт!"- диде район башлыгы Рамиль Нотфуллин бәйрәм чарасында катнашып. Тәбрикләүләрдән соң җитәкче «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булган укучыларны котлады. Медаль I нче һәм II нче дәрәҗә белән бәяләнә. Быел әлеге медальгә районыбызның 42 чыгарылыш укучысы лаек. I нче дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнүчеләрне район башлыгы котлады. Белемсөярләрне без дә котлыйбыз һәм алар белән сезне дә таныштырып китәбез: Петров Нияз – Балтач гимназиясе Гасанова Сара – Балтач гимназиясе Әхмадуллина Айсылу – Балтач гимназиясе Абдрахманов Әмир – Балтач гимназиясе Шәфигуллина Нәргизә – Балтач мәктәбе Капитонова Руфинә – Балтач мәктәбе Нәбиева Алия – Балтач мәктәбе Фәйзрахманова Әдилә – Балтач мәктәбе Мәрданова Дирбәр – Балтач мәктәбе Гимадиева Мәрьям – Балтач мәктәбе Шәфигуллин Алмаз – Балтач мәктәбе Хәйретдинов Аяз – Балтач мәктәбе Ибрагимов Раян – Балтач мәктәбе Гимадиева Диләрә – Балтач мәктәбе Фәтхетдинова Ландыш – Балтач мәктәбе Билалова Гүзәл – Карадуган гимназиясе Закирова Инзилә – Нөнәгәр мәктәбе Мөхәммәдиева Камилә – Смәел мәктәбе Хаҗиева Гүзәл – Смәел мәктәбе Габдуллина Әдилә – Смәел мәктәбе Папаев Кирилл – Урта Көшкәт мәктәбе Васильев Станислав – Чепья мәктәбе Хәбибуллина Ралина – Бөрбаш мәктәбе Заһидуллина Галия – Бөрбаш мәктәбе Афәрин, егетләр-кызлар! Уңышларыгыз дәвамлы булсын! Горурланабыз, сезнең белән!