МБОУ "Балтасинская СОШ" (Республика Татарстан,ОО)-MAX
Образование · 5 сентября 2026 г.
Изге эштэ Балтач урта мэктэбе укучылары читтэ калмады! — 5 сентября 2026 г. в 05:52:38.479
Изге эштэ Балтач урта мэктэбе укучылары читтэ калмады! Балтач Үзәк китапханәсе белэн берлектэ изге һәм җаваплы эштә Балтач урта мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары аеруча зур тырышлык һәм бердәмлек курсэтте. Хэрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм тутыруны оештырды. Яшь волонтерлар фронт өчен иң кирәкле әйберләрне җыюда: чәй тутыруда һәм посылкаларны сортларга аеруда зур ярдәм иттеләр. Үзәк китапханә коллективы яшьләрнең бу изге гамәлләре, битараф булмаулары һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерә! Гуманитар ярдәм җыюдан тыш, очрашу тирән эчтәлекле патриотик чарага да әйләнде. Китапханә хезмәткәрләре волонтерларны махсус хәрби операциягә һәм анда катнашучы батыр йөрәкле егетләребезнең каһарманлыгына багышланган махсус әдәбият белән таныштырдылар. Бу китаплар һәм мәкаләләр яшь буынга ватанпәрвәрлек, батырлык һәм бердәмлекнең нинди зур бәягә нигезләнүен тагын бер тапкыр күрсәтте. Бергә булганда гына без көчле! Игелекле эшләрегез өчен рәхмәт, яшь волонтерларыбыз! 🇷🇺 Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в реализации проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» , который реализуется ФГБУ "Росдетцентр" при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #МинОбрНаукиРТ #Росдетцентр #НавигаторДетства #НавигаторДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #СоветникиБалтасинскогорайона #БалтасинскаяСОШ #ДвижениеПервых #Годвоенскойитрудовойдоблести #ГодЕдинстваНародовРоссии #ПоСледамПамяти

