МБОУ "Балтасинская СОШ" (Республика Татарстан,ОО)-MAX
Образование · 9 октября 2026 г.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, 9 октябрь көнне 2-б сыйныф укучылары әби-бабайларын бәй...
Өлкәннәр декадасы кысаларында, 9 октябрь көнне 2-б сыйныф укучылары әби-бабайларын бәйрәм концертына чакырды. Җылы очрашу кичәсе укучыларның ихлас котлаулары, матур җырлары, шигырьләре һәм дәртле биюләре белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм матур бер истәлек булып күңелләрдә озак сакланыр!🌺