МБОУ "Балтасинская СОШ" (Республика Татарстан,ОО)-MAX
Образование · 14 октября 2026 г.
3-а сыйныф укучысы Газизова Әмирә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесендә җиңү яулады.
3-а сыйныф укучысы Газизова Әмирә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесендә җиңү яулады. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Укытучылар көне уңаеннан уздырылган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессының махсус комиссиясе тарафыннан билгеләнде. Барлык таләпләргә җавап биргән, укытучы образын тулысынча ача алган эшләр югары бәяләнде. Укучыбыз Газизова Әмирә Рәхмәт хатына ия булды. Котлыйбыз! Бүләкләү тантанасы 16 октябрь көнне сәгать 12:30да Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан «Дворянское гнездо» ресторанында узачак.