Бик-Үти төп гомуми белем мәктәбендә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел б... — 27 апреля 2026 г. в 13:47:30.031
Бик-Үти төп гомуми белем мәктәбендә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган әдәби кичә үткәрелде.Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр,тормышы һәм иҗат юлына багышланган презентация карадылар.Әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып балкыган Тукай мирасы белән тагын да якыннан таныштылар.

