☀️ТУКАЙ БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ — 24 апреля 2026 г. в 20:13:16.015
☀️ТУКАЙ БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ ✨Бүген безнең мәктәбебез чын мәгънәсендә татар рухы белән яшәде. Көн озын егет һәм кызларыбыз калфак һәм түбәтәйләрдән йөрде. 📖 "Йөрәкләрдә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" дип аталган мөктәп күләмендәге шигырь уку бәйгесендә укучыларыбыз Тукай һәм аның иҗатына багышланган шигырьләрне укыдылар. Һәр бала үзенең иң яраткан шигырен сайлап, аны тулы хис белән тапшырды. 🎭 "Күңелле сәхнә" артистлары "Апуш һәм аның дуслары" әкият-тамашасын сәхнәләштерде. Укучылар үзләренең актерлык осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларны шатландырдылар. 🫶Әлеге чара - балалар өчен зур баскыч! Габдулла Тукайның матур сүзләре баланың күңеленә тылсымлы бер дөнья ача, аның фантазиясен арттыра, рухын баетып үстерә.

