«Тамчы шоу»✨ — 16 апреля 2026 г. в 17:58:44.702
«Тамчы шоу»✨ 💦Бүген 5–6 нчы сыйныф укучылары арасында кызыклы һәм мавыктыргыч «Тамчы шоу» уены узды.📚 📝Уенда укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен сынап карадылар. Командалар бер-бер артлы кыен һәм кызыклы биремнәрне үти бардылар. 👍Һәр команда үз көчен күрсәтеп, тырышып җавап бирде. Укучылар арасында намуслы һәм дуслыклы рух хөкем сөрде. 📊Жюри әгъзалары командаларның җавапларын игътибар белән тыңлады һәм нәтиҗәләрне билгеләде. Барлык катнашучылар да уеннан күңелле һәм файдалы тәэсир алды — татар теле һәм әдәбиятына карата кызыксынулары тагын да артты! 🫶 🙏Командаларга һәм укытучыларга зур рәхмәт! Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

